Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы Прокуратурасы үзәк Аппаратының прокуратура хезмәткәрләре алдында чыгыш ясады

2017 елның 20 октябре, җомга

 Бүген, 20 октябрьдә,  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы үзәк Аппараты хезмәткәрләре, Казан шәһәре һәм шәһәр яны прокуратурасы  хезмәткәрләре  укуында “Халык контроле” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасын оештыру эше турында” доклад белән чыгыш ясады.

 Үз чыгышында Вәкаләтле вәкил “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасын эше нигезләре турында, шул исәптән, гариза бирү, порталда урнаштыру кагыйдәләре турында, баш модератор, төрләр модераторлары, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы җаваплы башкаручылары турында, шулай ук  система, аннан файдаланучыларга килеп туган социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итү өчен бирә торган мөмкинлекләр турында сөйләде. 

  “Халык контроле" системасы  проблемалы урыннарны һәм гражданнарның кискен проблемаларын ачыкларга мөмкинлек бирә, - дип ассызыклады вәкаләтле вәкил.Сәрия Сабурская системага килгән, “Гариза хәл ителгән” яки “Дәлилле кире кагу”  кебек нигезләнмәгән статуслар бирелгән гаризаларны  сыйфатсыз үтәү һәм үтәлгән белдерүләргә начар аңлатмалар урнаштыру проблемаларына аерым игътибарны юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International