Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре белән видеоконференция

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

19 октябрьдә видеоконференция режимында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре белән өйрәнү семинар-киңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасында дәүләт Хезмәт инспекциясе җитәкчесе Евгений Костюшин һәм “Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә  иҗтимагый контроль төбәк үзәге” директоры Дмитрий Романов  катнашты.

 Татарстан Республикасында дәүләт Хезмәт инспекциясе  җитәкчесе  Евгений Костюшин  Вәкаләтле вәкилнең  җәмәгатьчелек ярдәмчеләре алдында  « Хезмәт законнарын куллану буенча актуаль мәсьәләләр турында”доклад белән чыгыш ясады, дәүләт хезмәт инспекциясенең эш юнәлешләре турында сөйләде. Җәмәгатьчелек ярдәмчеләре  гражданнар мөрәҗәгатьләре белән  эшләгәнлектән, Евгений Костюшин  гражданнарның хезмәткә хокукларын төп бозуларга, аерым алганда,  хезмәт мөнәсәбәтләрен гражданлык-хокукыйга алыштыруга, “соры” хезмәт хакы түләүгә игътибарны юнәлтте.

 Хезмәт инспекциясенә шикаять белән генә түгел,  өч көн эчендә хезмәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча  бушлай консультация алырга яки үз оешмасын үзе тикшерүгә мөмкинлек бирүче  «Онлайн инспекция»
(https://онлайнинспекция.рф) электрон ресурсына  аерым игътибар бирелде.

 “Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә  иҗтимагый контроль төбәк үзәге” коммерциячел булмаган партнерлык башкарма директоры Дмитрий Романов « Торак законнарының  төп юнәлешләре»  доклад белән чыгыш ясады, торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә  һәркем белергә тиешле төп мәгълүматлар белән  таныштырды. Докладның икенче өлеше идарәче компания белән милекчеләр арасындагы үзара хезмәттәшлек тәртибенә һәм 2017 елда эшли башлаган актуаль норматив-хокукый актларның кыскача күзәтүенә багышланган иде.

Сәрия Сабурская    2017 елның  3 кварталында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре эше  йомгаклары белән таныштырды.

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына гражданнардан  кергән  мөрәҗәгатьләр уңаеннан, Сәрия Сабурская гражданнарның торак мәсьәләләре буенча Вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгатьләре арту тенденциясе күзәтелүен ассызыклады, 2016 елның 3 кварталында  136 мөрәҗәгать булса, 2017 елның 3 кварталында – 221 мөрәҗәгать. Шул ук вакытта  “Торак-коммуналь хезмәтләр” төре буенча  “Халык контроле” системасына  гражданнардан килгән гаризалар саны беренче яртыеллыкта узган елның шушы чоры белән чагыштырганда  60 процентка арткан. Шул уңайданбушлай юридик ярдәм күрсәтү  һәм хокукый агарту максатыннан,  “Торак-коммуналь хуҗалыгы  өлкәсендә җәмәгатьчелек  контроле төбәк үзәге”  коммерциячел  булмаган партнерлыгы,   “Татарстан Республикасында  күп фатирлы йортлар идарәчеләре  оешмалары берлеге” төбәк коммерциячел булмаган партнерлыгы” оешмасы белән берлектә  Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  республика районнарында да  торак-коммуналь  хуҗалыгы мәсьәләләре буенча  тематик  “Хокукый ярдәм көннәре”  үткәрә.

 Киңәшмәдә Вәкаләтле вәкил җәмәгатьчелек ярдәмчеләренә Россия Президентын сайлаулар алдыннан  аз хәрәкәтләнә торган төркем өчен сайлау участокларының уңайлылыгы  һәм тулаем сайлаучыларның хокукларын  яклау  мәсьәләләрен тикшерү максатыннан сайлау комиссияләре рәисләре белән очрашырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International